Авыл хезмәте абруйлыга әйләнә. 5 июньдә Әлмәттә аграр тармагында берьюлы ике мөһим вакыйга - терлекчеләр һәм сабанчылар бәйгеләре - үтте.
Бу юлы бәйгедә катнашучылар динамик рәвештә үсүче хуҗалыкта - "Чулпан" ҖЧҖдә җыелдылар. Хуҗалыкта 518 эре мөгезле терлек бар, шуларның 188е - савым сыерлар. Бер сыердан көндәлек савым 10 кг.нан артык тәшкил итә. Терлекне ашатыр өчен 3000 гектарлык җирдә терлек азыгы һәм бөртекле культуралар үстерелә.
"Чулпан" хуҗалыгыннан Лениза Мустафина машина савымы операторлары арасында абсолют җиңүче, ә Ирек Муллаянов ("Ярыш" ҖЧҖ) районда терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог булды. Механизаторлар бәйгесендә "Ярыш" ҖЧҖ хезмәткәре Андрей Барсуков җиңде. Ә техника әзерлеге буенча беренче урынны Вячеслав Кузнецов яулады.