«Бяки Буки»ның өченче әдәби фестивале татлы, якты мастер-класслары белән истә калачак. Граффити осталары балалар белән берлектә 4 нче мәктәпнең хоккей будкасын төрле рәсемнәр белән буядылар. Аның тематикасы булып Джоан Роулингның «Гарри Поттер»ы торды. Шушы ук мәктәптә көмеш волонтер Татарстана Ольга Спиридонова поролоннан милли курчаклар ясау осталыгы буенча мастер-класс уздырды.