Декрет ялындагы хатын-кызларга Әлмәттә һөнәри белем алу мөмкинлеге булдырылды

2018 елның 8 июне, җомга

Агымдагы елның 17 нче маеннан Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә декрет ялында өч яшькә кадәр балалар тәрбияләүче һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә ниятләгән хатын-кызлар өчен һөнәри белем бирү курслары башланды.

Һөнәри белем бирү дүрт юнәлештә уза: «1С:Предприятие», «кадрлар буенча инспектор», «смета эше» һәм «компьютер дизайны». Якын арада «чәчтараш» һөнәренә укыту буенча курслар ачылачак.

Укуларны Казан Милли Тикшеренү Техник университеты базасында «Инновация, менеджмент һәм бизнес» көллияте уздыра . Адресы: Төзүчеләр проспекты, 9Б йорты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International