Әлмәтлеләргә кискен эчәк авыруларын кисәтү чаралары турында искәртәләр

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Җәй килеп җитү белән кискен эчәк инфекциясе белән авыру очраклары арта, чөнки нәкъ шул вакытта тышкы мохиттә авыруны тудыручылар сакланып калу һәм туклану продуктларында һәм суда үрчү өчен уңайлы шартлар барлыкка килә.

Кисәтү чаралары:

- ашау алдыннан, азыкны пешерү алдыннан, туалеттан соң, урамда йөреп кергәч, эшләрне башкаргач, хайваннар белән аралашканнан соң, кулларны ике тапкыр сабын белән юарга;

- кайнаткан, шешәләрдәге суны гына эчәргә;

- яшелчәләр, җиләк-җимешләрне, яшел үсемлекләрне җентекләп юарга, аларны кайнаган су белән коендырып алырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International