ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2018 ел
якшәмбе

11 август көнне видеоконференция режимында республиканың барлык районнары белән традицон киңәшмә булып узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты алып барды.Теманы дәвам итеп район башлыгы “Солнышко” балалар бакчасындагы капиталь ремонт  эшләрен активлаштыру кирәклеген билгеләп үтте һәм Яшьләр үзәгендә барган ремонт эшләре буенча кайбер йөкләмәләр бирде.

 


10
август, 2018 ел
җомга

Төзүчеләр көне бәйрәме Әлмәттә киң күләмдә уздырылды. быел бәйрәм юбилейлы чорда уза. Төп тантана "Нефтьче" мәдәният сараенда узды.

Триатлонны популярлаштыру максатында 11 август көнне Әлмәттә триатлон буенча Россия Кубогы узачак.

11 август көнне шәһәр пляжында  11:30  профессионал спортсменнар, «Буги-вуги Ярославль» тцркеме чыгыш ясаячак.

МЕТРОШКА» ишегалды футболы фестивале Әлмәттә 11 август көнне 11.30 шәһәр стадионында узачак.

11 август көнне сәг. 12.00 шәһәр ипподромында «Җәйге стартлар" ат узышлары үтәчәк. Ярышларга теркәлү  6.00 алып 10.00 сәг. кадәр үткәрелә.

Иртәгә, 11 августта, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

9 август көнне Әлмәт ЛПУ ларында  КГМА ның реабилитология һәм  спорт медицинасы кафедрасы җитәкчесе  Резеда Бодрова булып китте. Ул Әлмәт үзәк хастаханәсендә булды, соңыннан 3 нче шәһәр поликлиникасына, «Татнефть»  һәм Әлмәт медсанчастенә килде, очрашулар уздырды.

Әлеге чара 12 август көнне шәһәр пляжында сәгать 9.00 дән 16.00 гә кадәр узачак. Проектның максаты –  Татарстан республикасы халкында сәламәт яшәү рәвешенә  карата кызыксыну уяту. Бу проект кысаларында  фитнес инструктор белән бергә күнегүләр ясау, «Как есть всё, что хочешь и быть здоровым» дигән темага мастер-класс, балалар өчен интерактив зоналар оештыру һәм пляж волейболы буенча турнир уздыру да каралган.

9 август кцнне ЛДС «Лада-Арена» бозында  «Нефтяник»  - «Лада» (Тольятти) белән үзара көч сынашты һәм көндәшен җиңде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International