Әлмәттә “Сәламәтлек марафоны” утә

2018 елның 10 августы, җомга

Әлеге чара 12 август көнне шәһәр пляжында сәгать 9.00 дән 16.00 гә кадәр узачак. Проектның максаты –  Татарстан республикасы халкында сәламәт яшәү рәвешенә  карата кызыксыну уяту. Бу проект кысаларында  фитнес инструктор белән бергә күнегүләр ясау, «Как есть всё, что хочешь и быть здоровым» дигән темага мастер-класс, балалар өчен интерактив зоналар оештыру һәм пляж волейболы буенча турнир уздыру да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International