18 августтан 20 сентябрьгә кадәр Татарстанда комплекслы коммуникацион проект тормышка ашырыла. Тестлау пунктлары кеше күп йөри торган урыннарда: паркларда, төнге клублар янында, сәүдә үзәкләрендә һәм уку йортлары тирәсендә уздырылачак. Биредә СПИД-үзәкнең белгечләре эшләячәк.
Әлмәт картиналар галереясе шәһәр халкын “Дербент – окно на Восток” күргәзмәсе ачылышына чакыра. Биредә сез борынгы Дербент шәһәренең тарихы һәм мәдәнияте белән таныша аласыз. Шулай ук экспозиция тупланмасында булган “Россия рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы рәссамнарының иҗат җимешләре дә күрсәтеләчәк.
"Кванториум" технопаркы эшчәнлеге белән район активын бүген аның җитәкчесе Рамил Закиров таныштырды. Киңәшмә район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә узды.
Барлык мәктәпләр дә яңа уку елын башларга әзер, боерыклар булдырылган. Мәктәпләрддә тикшерүләр узган, сыйныф бүлмәләре, спорт заллары һәм башкалар тикшерелгән. Бу турыда Әлмәт мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Павловская район активы белән булган киңәшмәдә сөйләде.
Чираттагы "Яшел фитнес" Физкультурачылар көненә багышланды һәм пляжда әлеге уңайдан төрле спорт чаралары оештырылды. Спорт программасыннан тыш, теләге булганнар ГТО нормаларын да тапшыра алдылар.
11 август көнне мәдәни чаралар шәһәрнең 9 мәйданчыгында оештырылды. «Яшьлек» скверында "Рухият" хәйрия фонды оештырган "Сандугач сайрар илем" фестивале җиңүчеләре һәм стипендиатлары чыгыш ясады.
Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга бу көн чын бәйрәм булсын өчен, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу.Әлеге акциягә теләгән һәркем кушыла ала.Ярдәм итергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 306 кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Күптән түгел Анапа шәһәрендә волейбол буенча Россия кубогына ярышлар уздырылды. Нефтьчеләр каласын бу турнирда “Татнефть” җәмгыятенең “Нефтяночка”хатын-кызлар җыелма командасы тәкъдим итте. Төп приз өчен Ростов, Чиләбе, Саратов, Анапа һәм башка шәһәрләрдән килгән командалар көч сынашты.
Программа 7 заезд, 5 чабышны үз эченә алды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан районнарыннан 90 нан артык спортчы катнашты. Бу юлы ипподром тарихында беренче тапкыр «TatneftDerby» призы да уйнатылды. Аның өчен Татарстанның иң яхшы өч яшьлек, саф токымлы атлары көрәште. 2000 метр араны узып, Әлмәт тарихында беренче дербист булып Казанның «Тимерхан» клубыннан Суит Энд Флит аты танылды. 6 нчы заездда атлар Әлмәтнең 65 еллыгы призы өчен ярышты. 1600 метр дистанциядә иң яхшы күрсәткеч Кольт Дойс аты белән узышкан Кәләйдә яшәүче Николай Спиридонов булып чыкты.
Бүген Әлмәттә бик триатлон буенча Россия кубогы, Татарстан Республикасы кубогы, Әлмәт беренчелегенә ачык ярышлар оештырылды. Аларда катнашу өчен илнең төрле төбәгеннән триатлончылар җыелды.