Әлмәттә авыл хуҗалыгына кагылышлы сорауларны карадылар

2018 елның 12 августы, якшәмбе

11 август көнне видеоконференция режимында республиканың барлык районнары белән традицон киңәшмә булып узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты алып барды.Теманы дәвам итеп район башлыгы “Солнышко” балалар бакчасындагы капиталь ремонт  эшләрен активлаштыру кирәклеген билгеләп үтте һәм Яшьләр үзәгендә барган ремонт эшләре буенча кайбер йөкләмәләр бирде.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү дәүләт программасын тормышка ашыруга контрольлек итү буенча комиссиясе рәисе Таһир Һадиев та катнашты.   

Үзенең чыгышында ул  Әлмәт районының  хуҗалыклары буенча булган комиссия сәфәре нәтиҗәләре белән таныштырып үтте.  

– Шәһәр белән авыл арасында аерма бик зур. Шәһәр тизләтелгән  темпларда үсә. Авыллар үсешен дә активлаштырырга кирәк дип, ассызыклап үтте Таһир Һадиев.

Район башлыгы эшкәртелмәгән авыл хуҗалыгы җирләре проблемасы актуаль булганлыктан инвесторларны җәлеп итү буенча актив эшчәнлек алып барылуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International