Әлмәт волейболчылары кубок яуладылар

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Күптән түгел Анапа шәһәрендә волейбол буенча Россия кубогына ярышлар уздырылды. Нефтьчеләр каласын бу турнирда “Татнефть” җәмгыятенең “Нефтяночка”хатын-кызлар җыелма командасы тәкъдим итте. Төп приз өчен Ростов, Чиләбе, Саратов, Анапа һәм башка шәһәрләрдән килгән командалар көч сынашты.

Безнең шәһәрнең командасы бу ярышта яхшы нәтиҗәләргә иреште. Саратов һәм Чиләбе командаларына гына юл биреп, безнең волейболчы кызлар бакыр медальләр һәм кубок алып кайттылар. Оештыручылар фикеренчә, команданың иң яхшы уенчысы – Азалия Гатина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International