Программа 7 заезд, 5 чабышны үз эченә алды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан районнарыннан 90 нан артык спортчы катнашты. Бу юлы ипподром тарихында беренче тапкыр «TatneftDerby» призы да уйнатылды. Аның өчен Татарстанның иң яхшы өч яшьлек, саф токымлы атлары көрәште. 2000 метр араны узып, Әлмәт тарихында беренче дербист булып Казанның «Тимерхан» клубыннан Суит Энд Флит аты танылды. 6 нчы заездда атлар Әлмәтнең 65 еллыгы призы өчен ярышты. 1600 метр дистанциядә иң яхшы күрсәткеч Кольт Дойс аты белән узышкан Кәләйдә яшәүче Николай Спиридонов булып чыкты.