Әлмәт муниципаль районы Иҗтимагый советы шәһәр һәм район тормышында актив катнаша. Балалар сәламәтләндерү лагерьларында ялны оештыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый тикшерү чараларын тормышка ашыру максаты белән һәм, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурскаяның хатын күздә тотып, иҗтимагый оешма вәкилләреннән һәм күзәтү органнары белгечләреннән комиссия оештырылды. Район иҗтимагый советы рәисе, "ТИСБИ" идарә итү университеты филиалы директоры Рушания Назмутдинова җитәкчелеге астында комиссия әгъзалары муниципалитет һәм "Татнефть" компаниясенең җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балаларның ял итү шартлары белән таныштылар.
Комиссия эшенә нәтиҗә ясап, Район иҗтимагый советы рәисе Рушания Назмутдинова Әлмәт районының барлык балалар сәламәтләндерү лагерьларында ялны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп узды.