28 август көнне район башлыгы белән туры эфир уздырылачак

2018 елның 24 августы, җомга

Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала. 28 августта “Альметьевск ТВ” телеканалында Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көннәре уңаеннан Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән туры элемтә уздырыла. “Таттелеком” операторы белән килешү төзегән кулланучылар әлеге каналны пультның 22 нче, “МТС” операторыннан файдаланучылар 32 нче, башкалар 30 нчы төймәгә басып таба ала. 

Тапшыру 19.00 сәгатьтә башлана. 

Җирле халыктан шалтыратулар 24 август көнне 12.00-00.00 сәгатьләрдә, 26 һәм 27 августта 8.00-00.00 сәгатьләрдә 000 кайнар элемтә номерына, кесә телефоныннан 8(8553)000000 номерына кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International