Әлмәт БТИ җитәкчесе Галина Жукова предприятие эшчәнлеге белән таныштырды. Ул юридик һәм физик затларга хезмәт күрсәтү турында сөйләде. Киңәшмә район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә узды.
5 сентябрь көнне 14-15 сәг. ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов әлмәтлеләрне кабул итәчәк. Юл йөрү кагыйдәләренең үтәлеше, куркынычсызлык мәсьәләсе - машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә борчый торган темаларның берсе.
Татарстанда төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез явым-төшемсез. Төньктан, төньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +19..+24 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар.4 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава булачак. Көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан салмак җил. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +20..+25 градус булыр дип көтелә.
2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 920 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 10 млн. 755 мең сумга 295 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Новгород өлкәсе губернаторы Александр Никитин белән очрашты. Очрашу Әлмәттә "Кванториум" балалар технопаркында узды. Александр Никитин Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Татарстанның нефть ятмаларын сәнәгый үзләштерә башлауга 75 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнаша.
Бүген Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантана зур Татарстан нефтен торгызу тарихына багышланган театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. Чара Әлмәт үзәгендә Ленин мәйданында уза. Тантаналы чаралар шулай ук Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына да багышлана.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында капиталь ремонттан соң «Әлмәт балалар табу үзәге булган балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАСУның хатын-кызлар консультациясен карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәрендә. Төп максаты - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Татарстанның нефть ятмаларын сәнәгый үзләштерә башлауга 75 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашу.
Бүген Әлмәткә троллейбус «Мегаполис» Тролза 5265.03 яңа моделе шәһәр юлларына чыкты. Аны энергияне туплаучы җиһаз белән тәэмин иткәннрә һәм Әлмәттә ул опытлы эксплуатация өчен килде. Бүген троллейбуста "Сәламәтлек" паркыннан "Татнефть" компаниясенең баш офисына кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры һәм башка рәсми затлар барды.
Һәр елны Әлмәттә ял итү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен сквер-парк ачу күркәм традициягә әйләнеп бара. 2015 елда “Шәмсенур” скверын бүләк иткән булсалар, 2016 елда менә дигән пляж зонасы, узган ел исә Шарлавыклы буаларда махсус мәйданчыклар ясалды. Быел әлмәтлеләргә “Сәламәтлек” паркы бүләк ителәр.