Нефть һәм газ – илебезнең иң зур байлыгы, бу безнең өйләрдәге яктылык һәм җылылык, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Нефтьчеләрнең һәм газчыларның тырыш хезмәте, аларның югары профессионализмы һәм җаваплылыгы илебез икътисадының нигезе булып тора. Нефть һәм газ сәнәгате һәрвакыт Россиянең энергетика иминлеге гаранты, гражданнарның уңай һәм лаеклы тормышы чыганагы булды. Татарстан – илебезнең төп нефть чыгару үзәкләреннән берсе. Быел Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнендә без Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуны һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгын да бәйрәм итәбез. Бу еллар эчендә Татарстан җир астыннан 3,3 миллиард тонна нефть чыгарылган. Татарстан нефте нәтиҗәсендә илебез Бөек Ватан сугышыннан соң икътисадны торгызу, космосны үзләштерү һәм фәнне үстерү өчен колоссаль ресурслар алды. Ветераннарга безнең нефть сәнәгате нигезләрен булдырган өчен зур рәхмәт. Бүген безнең күз алдыбызда Әлмәт шәһәре матурайганнан-матурая бара, без аның 65 еллыгын билгеләп үтәбез.