ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

 2 сентябрь көнне Әлмәттә  «ДЕНЬ НЕФТЯНИКА-2018».конкур ярышлары узды. Ярыш вакытында җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләрне - И. Слесаревны, Камилла Мухаррямованы, Аделина Фахерлиеваны уңышлы стартлары белән котлыйбыз.

Кояшлы матур көннәр  волейбол ярышларын тантаналы ябарга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәләр:

Кызлар  2002-2003 :

1 урын -  Дикая Дарья / Уленгова Ирина (Альметьевск)

2 урын  – Абдуназарова Аделя / Кулагина Анастасия (Әлмәт)

3 урын -  Минуллина Алина / Сапугольцева Анна (Бөгелмә)

 

Әлмәттә җәяүлеләрне бәрдерү очраклары арта төште. Әлеге уңайдан ЮХИДИ юлларда игътибарлы булуны сорый.

1 сентябрьдән юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керде. Хәзер кагыйдәләрне бозган йөртүчеләргә штрафларны күбрәк түләргә туры киләчәк. 

 

Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.

Татарстанда барлык пенсия ташламалары да сакланачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия1" телеканалына әңгәмәсендә белдерде."Төбәк хакимиятенә йөкләнгәннәрнең барысы да үтәләчәк. Барлык ташламалар 6,8 миллиард сум чамасы тәшкил итә. Күпмедер сумма өстәргә дә туры килергә мөмкин. Әмма республикада кабул ителгән һәм Президент тарафыннан билгеләнгән ташламаларның тормышка ашырыласын ышандырып әйтәм", – диде Миңнеханов. 

Бүген, 4 сентябрь көнне «Әлмәт-Водоканал» АҖ вакытлыча салкын су бирү туктатылып торылачагы турында хәбәр итә. Бүген : Бигәш  урамындагы 133, 135 нче йортлар, 7 нче балалавр бакчасы, Гафиатуллин ур  58, 66,60а. йортлары, ТД «Москва»., Зарипов урамындагы  7, 13б, 13а, 21нче йортлар сусыз торачак. Тулырак:  http://almetievsk-ru.ru/news/goryachie-novosti/20163


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

4 сентябрьдә, сишәмбе көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. 

Бүген Әлмәттә TIMERMAN спорт чаралары сериясеннән булган АК БАРС БАНК музыкаль ярыммарафоны булып үтте.Шәһәргә илнең төрле шәһәрләреннән 1 меңнән артык спортчы җыелды. Ярышлар, һәрвакыттагыча , балалар йөгерүе белән башланды. Аларны 1 кмга йөгерүчеләр алыштырды. Күпчелек 3, 10 һәм 21,1 километрны сайлады.Әлмәт җитәкчелеге бу юлы да үрнәк күрсәтеп, старт сызыгына басты. Район башлыгы Айрат Хәйруллин 21,1 км араны үтте. Әлмәткә Олимпия чемпионы Гөлнара Самитова-Галкина да килгән иде. Бу юлы ул 10 километрга йөгереп, финишка беренче килде. Шулай ук ветераннар да сокландырды. 93 яшьлек Василий Романович Матвеев һаман да йөгерүен дәвам итә.

Дүшәмбе киңәшмәсендә бүген "Әлмәт -Водоканал" АҖ генераль директоры Ильнар Минһаҗев чыгыш ясады. Җыелышны район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International