Әлмәттә социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын тормышка ашыру барышы һәм терлекчелектә яңалыклар турында фикер алыштылар

2018 елның 2 сентябре, якшәмбе

2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 920 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 10 млн. 755 мең сумга 295 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 31 августка республикада 1 млн. 439 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 59,9%ы. Питрәч  районында бу план үтәлгән инде.

Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 159,8 мең кв.метр мәйданда 2 мең 945 фатирлык 109 йорт буенча хисап тапшырган. Инвестицион программаның 171 төзелүче объекты буенча 89 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә 54 объект, 28 объектта эшләр күп әле.

Аренда торагы программасы кысаларында 2018 елда 545 фатирлы 182 йорт төзү карала. Бүгенгә 4 муниципаль берәмлектә 62 йорт файдалануга тапшырылган (Әлки, Апас, Саба һәм Минзәлә районнары). Иннополис шәһәрендәге өч йортта лифтларны эшләтеп карыйлар, эчке эшләр башкарыла, территорияләр төзекләндерелә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүген 19 ветеранга 9 йорт төзелә. Шулардан 8 объект әзер диярлек, 1 объект – уртача әзерлектә.

Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) республика буенча 8 мең 370 йорттан 5 мең 491 объект файдалануга тапшырылган, бу планның 65,6%ы.

Авыл клублары программасы буенча 29 августка эшләр 14 объектта тәмамланган. 14 клубта эшләр дәвам итә.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча ике мәктәптә – Тукай һәм Кама Тамагы районнарында – ремонт эшләре тәмамланмаган. Рөстәм Миңнеханов әлеге хәл буенча районнар башлыкларыннан видеоэлемтә аша хисап тотарга сорады. Башлыклар хәбәр иткәнчә, мәктәпләр республика программасы буенча бармыйлар. Акча җитмәү сәбәпле капремонтка соңрак тотынырга туры килдгән. Объектларны көзнең беренче яртысында тапшырырга ниятлиләр. 

«Болар бар да сезнең җаваплылыктагы районда бара. Мәктәп республика программасы буенчамы, әллә башка акчаларга ремонтланамы – бусы мөһим түгел. Сез мәктәп уку елына әзер булуын тикшереп торырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм ремонт эшләрен иң кыска вакытта төгәлләргә кушты.

Татарстанда урып-җыю барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.   

Министр хәбәр иткәнчә, бөртеклеләрне җыю тәмамланып килә. Барлыгы 250 мең гектрага якын мәйданны җыясы калды, шулардан: 60 мең га орлык кукурузы, өлгерүенә карап җыелачак. «Бүгенгә 3,2 млн. тонна иген  суктырылган. Уртача уңыш – 26,0 ц/га», - диде Марат Әхмәтов.

Республикада, кукуруздан гайре, бөртеклеләрне җыюны Нурлат районы тәмамлады, 100 мең тонна иген җыеп алды. Шулай ук эшләрне Зәй, Алексеевск, Спас, Чүпрәле һәм Апас районнары төгәлләде.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, урып-җыю белән бергә уҗым культураларын чәчү эшләре дә бара. Үткән елның шушы чорына 290 мең га чәчелгән булса, бүгенгә 450 мең га чәчелгән, планның 86%ы. «Чәчүне бу көннәрдә Әлки, Арча, Зәй, Яңа Чишмә, Сарман, Спас һәм Тәтеш районнары төгәлләячәк», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры .

Бүгенгә 590 мең гектарда туфрак эшкәртелгән – бу барлык мәйданнарның өчтән бере. Үткән атнада 190 мең га туңга сөрелгән, көн саен 25-28 мең га туфрак эшкәртелә. Марат Әхмәтов Сарман, Зәй, Биектау, Тәтеш, Аксубай, Балтач һәм Актаныш районнарында эшнең оешкан төстә баруын билгеләп үтте.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International