Бүген Әлмәттә TIMERMAN спорт чаралары сериясеннән булган АК БАРС БАНК музыкаль ярыммарафоны булып үтте.Шәһәргә илнең төрле шәһәрләреннән 1 меңнән артык спортчы җыелды. Ярышлар, һәрвакыттагыча , балалар йөгерүе белән башланды. Аларны 1 кмга йөгерүчеләр алыштырды. Күпчелек 3, 10 һәм 21,1 километрны сайлады.Әлмәт җитәкчелеге бу юлы да үрнәк күрсәтеп, старт сызыгына басты. Район башлыгы Айрат Хәйруллин 21,1 км араны үтте. Әлмәткә Олимпия чемпионы Гөлнара Самитова-Галкина да килгән иде. Бу юлы ул 10 километрга йөгереп, финишка беренче килде. Шулай ук ветераннар да сокландырды. 93 яшьлек Василий Романович Матвеев һаман да йөгерүен дәвам итә.