Татарстанда барлык пенсия ташламалары да сакланачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия1" телеканалына әңгәмәсендә белдерде."Төбәк хакимиятенә йөкләнгәннәрнең барысы да үтәләчәк. Барлык ташламалар 6,8 миллиард сум чамасы тәшкил итә. Күпмедер сумма өстәргә дә туры килергә мөмкин. Әмма республикада кабул ителгән һәм Президент тарафыннан билгеләнгән ташламаларның тормышка ашырыласын ышандырып әйтәм", – диде Миңнеханов.