ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Яшүсмерләр клублары эшчәнлеген оештыру турында Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә җитәкчесе Дамир Нуруллин сөйләде. Җыелышны район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды.

Бүген, эшлекле дүшәмбе көнне,  Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ильдар Нәбиуллин чыгышы тыңланды. Анда авыл Советларына өстәмә сайлауларның нәтиҗәләре бәян ителде.

9 сентябрь көнне  7 сәг. өстәмә сайлаулар башланып китте. Барлыгы 8 сайлау участогы ачылды.  852  сайлаучы исемлеге ачыкланды.  32 кандидат теркәлде. «Партияләр: "Бердәм Россия",  КПРФ,  «Россия Коммунистлары", ЛДПР. 18 кандидат – үз үзләрен тәкъдим итте. 20.00 сәг. участоклар ябылды. 


9
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

Сайлаулар Әлмәт районының 8 авыл җирлегендә дәвам итә. 15.00 сәг.  51,53 % сайлаучы тавыш бирде. 

9 сентябрь көнне  сәг. 7.00  Әлмәт районының 8 авыл җирлегендә өстәмә сайлаулар башланып китте.

Әлмәтнең «Транснефть - Прикамье» идарәсенең юбилее кысаларында уздырылган тантаналы чарада предприятие ветераннарын кайнар котладылар. Анда района башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул үзенең чыгышында идарә җитәкчелегенә һәм аның хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерде, бүләкләр тапшырды. Бәйрәм концерт белән тәмамланды. 


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

5 сентябрь көнне  "Игътибар- балалар" профилактик чарасы кысаларында  «Панорама» сәүдә үзәгендә  "Бала - төп пассажир" бәйгесе узды. 1 нче "Бәләкәч" балалар бакчасыннан килгән балалар олыларга юл йөрү кагыйдәләре буенча сораулар бирделәр. Аннан соң  «Зебра» белән  «Микки - Маус» алып баручы белән берлектә  блиц – сораштыру үткәрделәр.           

10 сентябрь көнне сәг. 13.00 алып 17.00 сәг кадәр Әминова урамы һәм Төзүчеләр урамы киселешендәге светофор сүндерелеп торачак.

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларында капиталь ремонт барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

 

Иртәгә, 8 сентябрь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз, көндез урыны белән яңгыр.  Минималь температура төнлә +3..+7º, максималь температура көндез +19..+22º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International