Әлмәтнең «Транснефть - Прикамье» идарәсенең юбилее кысаларында уздырылган тантаналы чарада предприятие ветераннарын кайнар котладылар. Анда района башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул үзенең чыгышында идарә җитәкчелегенә һәм аның хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерде, бүләкләр тапшырды. Бәйрәм концерт белән тәмамланды.