ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

Әлмәт районы авыл хезмәтчәннәре һава торышы яхшы торуга куаналар. Бүгенге көндә хуҗалыкларның басуларында урып-җыю эшләре тәмамланып килә. Иң беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыюны Н.Е. Токарликов ис.емендәге  АҖ, "Чагылтау", "Аппак", "Клементейкино", "Михайловское"хуҗалыклары тәмамладылар.

9 сентябрь көнне сәг.10:00 шәһәр паркында  Яшел Фитнес фестивале узачак. Көзнең килүе спорт формасын югалту дигән сүз түгел. Көннәр матур тора һәм әлмәтлеләрне җәйге мәйданчыкларда көтеп калалар. 


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Сусаклагычны төзекләндерү буенча фикер алышырга әлмәтлеләрне 13 сентябрь көнне "Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге"ндә (Нефтьчеләр урамы, 14 нче йорт) адресы буенча 18.00 көтеп калалар. Чара 20.30 сәг. тәмамлана. 

Иртәгә,  7 сентябрь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз, көндез урыны белән аз гына яңгыр. Минималь температура төнлә +4..+8º, максималь температура көндез +19..+22º.

Әлмәт районында 9 сентябрь көнне өстәмә  муниципаль сайлаулар  Аппак, Бута, Кәләй, Урман Кәләе,  Колшәрип, Кузай,  Мәмәт,  Новотроицк авыл җирлекләрендә узачак.

Әлмәтнең экология департаменты ,  Телекомпания «Альметьевск РТВ»  «Созидание и творчество» проектын тормышка ашыра. Конкурс 10.09.18 старт ала һәм 22.10.18 дәвам итәчәк. 

Әлмәттә "Киләчәк Татарстан колледжы" проектының беренче курсына 175 студент кабул ителде

"Алтын алмалар турында әкият" паблик-арт программасы кысаларында стрит-арт тикшеренү институты  (Санкт-Петербург) түләүсез уикендлар әзерләде. Августтан алып сентябрьгә кадәр калабызда иҗат кешеләре белән төрле очрашулар, бәйрәм чаралары дәвам итә.

Сентябрь  Татарстанда җылы булачак, бу турыда КФУ  метеорология, климатология һәм экология атмосферасы мөдире  Юрия Переведенцева хәбәр итте. Температура нормадан югары булачак һәм 18 — 20 градус тәшкил итәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International