ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Дәүләт пошлинасын электрон рәвештә түләргә мөмкин. Сервис дәүләт хезмәтләре порталында эшли, биредә түләүләрне комиссиясез үткәрергә була. 

Әлмәтлеләр үзләренең мөмкинлекләрен  https://worknet-narod.ru/ халык порталында ачыклый алалар. Түләүсез ресурс максатлары булып төбәк һәм муниципаль учреждениеләрнең яңа эш мөмкинлекләрен ачыклау  тора. 

11 сентябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минималь температура төнлә +2..+5º, туфракта кырау  -1º, максималь температура  көндез  +15..+18º.

6 сентябрьдә Әлмәтнең 3 нче номерлы музыка мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара узды. Аны “ЮХК” территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина үткәрде.

Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр, төнлә һәм көндез талгын.Аерым районнарда яшен. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. 

Әлмәттә 1 нче мәктәптә  6 сентябрьдә  "Игътибар-балалар" профилактик акциясе узды. Ул беренче сыйныф укучылары өчен оештырылды. 

Яшүсмерләр клублары эшчәнлеген оештыру турында Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә җитәкчесе Дамир Нуруллин сөйләде. Җыелышны район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды.

Бүген, эшлекле дүшәмбе көнне,  Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ильдар Нәбиуллин чыгышы тыңланды. Анда авыл Советларына өстәмә сайлауларның нәтиҗәләре бәян ителде.

9 сентябрь көнне  7 сәг. өстәмә сайлаулар башланып китте. Барлыгы 8 сайлау участогы ачылды.  852  сайлаучы исемлеге ачыкланды.  32 кандидат теркәлде. «Партияләр: "Бердәм Россия",  КПРФ,  «Россия Коммунистлары", ЛДПР. 18 кандидат – үз үзләрен тәкъдим итте. 20.00 сәг. участоклар ябылды. 


9
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

Сайлаулар Әлмәт районының 8 авыл җирлегендә дәвам итә. 15.00 сәг.  51,53 % сайлаучы тавыш бирде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International