6 сентябрьдә Әлмәтнең 3 нче номерлы музыка мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара узды. Аны “ЮХК” территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина үткәрде.
Аның максаты – юлда һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү, велосипедта йөргәндә кулланыла торган яктылык кайтаручы элементлар белән таныштыру, юл-транспорт һәлакәтләренкисәтү.
Чара барышында балалар хозурына “Сакла” порталыннан "Велокультура", "СВЭ", "Здравствуй, школа" дигән видеоязмалар тәкъдим ителде. Аларны караганнан соң фикер алышу булды.