Татарстанда гаиләләр бер үк вакытта ана капиталы сертификатына һәм икенче бала өчен айлык түләү алуга гаризалар тапшыра алалар. Икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап туган яки уллыкка алынган, программаның төп юнәлешләренә капиталның бөтен суммасын файдаланмаган түбән керемле Россия гаиләләре ана капиталы акчаларыннан ай саен түләнә торган акча алу хокукыннан файдалана ала.
Ана капиталына хокук алган гаиләләр сертификат сорап мөрәҗәгать иткән арада, МФЦ яки Пенсия фондына берьюлы ике гариза: ана капиталы сертификатына һәм бала өчен яшәү минимумы күләмендә аның акчаларыннан айлык түләү алуга. Шу лук вакытта ата - аналар балаларына СНИЛС рәсмиләштерергә дә мөмкин.
Гаиләнең айлык түләү хокукына ия булу-булмавын аңлау өчен калькулятордан «Гаиләнең уртача исәпләнгән кереме»дигән бүлектән файдаланырга кирәк. Түләүгә гаризаны икенче бала туганнан алып ел ярым дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин.
Беренче алты айга кадәр мөрәҗәгать иткәндә түләү баланың туган көненнән билгелиләр һәм гариза тапшырганчыга кадәрге айларга да түләнә.Алты айдан соң мөрәҗәгать иткәндә түләү гариза биргән көннән соң билгеләнә. Шул ук вакытта акчалар ана капиталы сертификаты хуҗасының Россия кредит оешмаларына күчерелә.
Узган елның икенче кварталында республикада каралган балалар өчен айлык минималь түләү күләме (8490 сум) тәшкил итә. Татарстанда 200гә якын гаиләгә ана капиталы акчаларын ай саен түлиләр
Ай саен түләү бала яшь ярымга җиткәнче башкарыла, әмма беренче түләү чоры бер елга исәпләнгән. Шуннан соң аны билгеләү турында тагын гариза бирергә кирәк. Түләү туктатыла, әгәр ана капиталы тулысынча файдаланылса, гаилә яшәү урынын үзгәртсә яки балага яшь ярым булса. Кирәк булган очракта түләүләрне туктатырга мөмкин.
Россия ПФ кайнар элемтәсе 8 800 302 2 302