22 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә шәһәр паркында беренче тапкыр «Zumba дусларны җыя» искиткеч фитнес фестивале узачак. Әлмәтлеләрне Мәскәү шәһәреннән килгән ZumbaFitness программасының Zin инструкторларыннан дәртләндергеч күнекмә көтә.
2018 елның 19 сентябрендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1800 бала туу турында акт теркәлде.
Иран рәссамы йортны Әлмәттәге мәктәп укучыларының иншаларының эчтәлеге буенча бизәкләде. Чит илләрдә танылган стрит-арт мастеры Мехди Гаданьялу «Алтын алмалар турында әкиятләр» проектының кураторлары чакыруы буенча Әлмәткә килде.
Казаннан соң безнең яшь команда Тольяти шәһәренең “Ладья” командасы белән уйнады. Безнең уенчылар исәпне икенче минутта башлап җибәрәләр. Максатка сакчы Артем Онишко ирешә. Тугызынчы минутта “Ладья” уенчылары өстенлеккә чыга.
Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты белдергәнчә, “соры” хезмәт базары белән бәйле сораулар буенча һәм хезмәт хакын түләмәү турында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәте сайтында “Халык контроле” системасына яисә 000, 8(8553) 000-000 телефоны буенча мөрәҗәгать итергә мөмкин.
Очрашу 20 сентябрь көнне сәг. 18.00 Кванториумда (Тимирязев урамы 20) узачак. Әлмәтлеләр проект кураторына сорауларын бирә алалар. Әлмәтлеләр белән очрашуда прект кураторы - Нурия Валеева – «Татнефть» матбугат хезмәте җитәкчесе , Полина Еж – проект кураторы һәм продюсеры (Санкт Петербург) һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашачак.
Төнлә кыска вакытлы яңгыр.Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы +3..+8 градус булса, көндез максималь һава температурасы +12..+16 градуска җитә.
21е көнне ил күләмендә “Эшкә – велосипедта” акциясе уза. Чараның төп максаты - велосипедта йөрүнең файдалы икәнлеген һәм транспорт чарасына алмаш була алуын күрсәтү. Акциягә әлмәтлеләр дә кушыла. Велосипедта йөрү бик күңелле һәм уңайлы, дип саный Әлмәт халкы.
Әлмәтнең "Бердәм Россия" җирле бүлеге Секретаре, район башлыгы Айрат Хәйруллин халыкны кабул итте. Очрашу барышында торак-коммуналь хуҗалык,күпбалалы гаиләләрне эш белән тәэмин итү кебек мөһим сораулар каралды.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 20 сентябрь көнне планлы рәвештә 8.00 дән 17.00 гә чаклы – Төхвәтуллин һәм Шоссейная урамнары киселешендә светофор сүндерелә.