ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Игенчеләр сарае каршында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды. Хөкүмәт рәисе республиканың барлык шәһәр-районнарыннан белгечләрне сәламләде. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария берләшмәсе оешуның 25 еллыгы һәм ветеринария хезмәткәре көне белән тәбрикләде.

 

2 октябрь көнне Әлмәттә узачак түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне Өлкәннәр көненә багышланачак.  (8553)45-49-35;  Фәхретдин ур. 13 (8553)436250, (8553)318889. Чара "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында уза. 

26 сентябрь көнне Әлмәт медицина колледжында Бөек Ватан сугышы ветераны  Габдрахимов Габделбари Вагиз улы белән очрашу узды. Чара Бердәм Россия "Яшь гвардиячеләренең" Әлмәт бүлеге тарафыннан оештырылды. Очрашу бик кызыклы булды.

5 октябрь көнне хокук ярдәме күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә алынучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан "кайнар линия" эшли башлаячак. Телефон  8 (843) 236-00-71. Консультация вакыты:  09.00-17.00.

Бүген,  28 сентябрь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил  9-14 м/с,, урыны белән  15-20 м/с. Минималь температура +2..+5º, максимальтемпература көндез  +8..+11º.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Октябрь уртасында Мәскәүдә өченче Мәскәү кинофестивале узачак. Оештыру комитетына 40 шәһәрдән 200дән артык эш керде.  "Луч-Әлмәт" телекомпаниясе журналисты Рәмилә Хәмидуллина әлеге чарада үзенең эшен тәкъдим иткән. Аның өчен тавыш бирергә мөмкин.

Бүген районның иң өлкәне саналган Зәригә әби Шәйдуллинага 105 яшь тулды.Тыл һәм хезмәт ветераны Зәригә әби һаман да шул килеш: ап-ак яулыгын бөркәнгән, урыны түрдә, биш баласы янәшәсендә. Балалары дигәннән, бүген иң өлкәне саналган кызына 84, икенчесенә 81, Рәзинә апага 72 яшь. 
 

30 сентябрь көнне 11.30 сәг.  шәһәр паркында «Яшел Фитнес»ның җәйге сезонын ябуга багышланган чара узачак. Быел әлмәтлеләр һәр көнне спорт белән шөгыльләнделәр. Чарага иң актив катнашучылар чакырыла.

2018 елның 24 сентябрендә  «Татнефть» ГАҖдә Татарстан Республикасы нефть-газ комплексы өчен кадрлар әзерләү буенча фәнни-мәгариф кластерының һәм Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү системасын үстерү турында Турин процессы кысаларында доклад әзерләү буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы узды. 

Атна саен Әлмәт медпрофилактика үзәге  «Десант здоровья» уздыра. Бу пәнҗешәмбедә Әлмәт районы башлыгы матбугат үзәге, җирле газета, телевидение  журналистлары үзәктә  булып киттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International