Гафиатуллин урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан “Миша” җылылык камерасыннан алып 7 нче җылылык камерасына кадәр булган участокта кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен техник яктан җиһазландыру эшләре башкарылу сәбәпле, 8 октябрьдән алып 12 октябрьгә кадәр кайнар су бирү туктатылып тора.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Лизинг-грант" программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
27 сентябрь көнне «Девон»мәктәбендә бадминтон буенча мастер-класс узды. Тренер Губайдуллин Д.О.районның көчле бадминтончылары белән берлектә балаларга күнегүләр күрсәтте. Балалар үзләре дә аерым уен, парда һәм микста уйный алдылар.
Фестивальнең популярлыгы арта гына бара. Быел ул сентябрь аеның икенче яртысында старт алды.. Видеоэшләр социаль челтәрләрдә урын алды.Икенче этап ГТО нормаларын тапшырудан гыйбарәт.
Машина төзүчеләр көне кысаларында 8 -13 октябрь көннәре аралыгында машина төзелеше үзәкләре буенча автоузыш оештырылачак. Әлмәттә чара 10сында узачак.
8 октябрь - Казан
9 октябрь – Яшел Үзән
10 октябрь – Әлмәт
11 октябрь – Түбән Кама
12-13 октябрь – Яр Чаллы
Автоколонна составында : Ford Explorer, Ford Kuga, Ford EcoSport, Камаз-мастер, Ford Transit.
9 октябрь көнне Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил С.Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Р.В. Гыйльманов Бөгелмәдә бергә гражданнарны кабул итү үткәрә. Алдан язылу өчен телефон (843) 2-913-359.
5нче октябрьда мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен үткәрә. Укытучылар көне уңаеннан Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният йортында район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында зур бәйрәм оештырдылар.Бу көнне укытучыларга һәм тәрбиячеләргә ихлас рәхмәт сүзләре яуды. Иң яхшы педагогларга РФ һәм ТР Мәгариф министрлыкларының Мактау граматалары, “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” түштамгалары бирелде.
4 октябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, урын белән яшен көтелә. Җил 6-11 м/с, иртән һәм көндез 17 м/с. кадәр. Минималь температура +9..+12º, максимальтемпература көндез +14..+17º.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм" республика балалар-яшүсмерләр генеалогик тикшеренүләр конкурсы һәм «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.Конкурсларның максаты – гаиләне ныгытуга ярдәм итү, балалар һәм яшьләрнең үз гаиләсе тарихын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, гаилә шәҗәрәсе төзү традицияләрен торгызу.
1032 нче номерлы, 19.04.1991 елда кабул ителгән «Рәсәй Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы Закон»ының, 3 п.25 ст. нигезендә, эш бирүчеләр һәр айның 25 нче числосына кадәр халыкны эш белән тәэмин итү Үзәгенә, расланган формада вакантлы эш урыннары һәм вазифалары турындагы мәгълүмат бирергә тиеш, отчет көненә вакантлы эш урыннары һәм вазифалары булмаган очракта шул хакта белешмә тапшырыла.