Гафиатуллин урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан “Миша” җылылык камерасыннан алып 7 нче җылылык камерасына кадәр булган участокта кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен техник яктан җиһазландыру эшләре башкарылу сәбәпле, 8 октябрьдән алып 12 октябрьгә кадәр кайнар су бирү туктатылып тора.
Әлеге порталда фикерләрегезнең тормышка ашуын күрә аласыз. Тулырак : http://ilovealmet.ru/ сайтында.
4 октябрь көнне ЗАГС идарәсендә Габбас Исрафилов һәм Галина Куприянова никахларын теркәделәр. Никахлашучы өлкәннәрне балалары, оныклары, дуслары - "Импульс" клубы котлады.
"Ижсталь"командасын җиңү җиңел бирелмәде. Уен бик кызыклы булды. Шулай да ул нәтиҗәдә "Нефтяник" командасы җиңүе белән тәмамланды.Әлмәт хоккейчыларын 13 октябрьгә кадәр яллар көтә.
Валерия Порохова белән очрашу Әлмәт татар драма театрында узды. Чара район башлыгы Айрат Хәйруллин тарафыннан оештырылды һәм халык өчен зур бүләк булды. Порохова Ислам дине, тәрҗемә эше, намаз, мөселманнарның үзара мөнәсәбәте һәм башкалар турында сөйләде.
Районда авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Анда район җитәкчелеге, инвесторлар, агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, агросәнәгать комплексының төрле тармакларында ел әйләнәсе тырыш хезмәт куючы авыл эшчәннәре катнашты. Әйтергә кирәк, елны матур күрсәткечләр белән төгәллибез. Тантанада ясаган котлау сүзендә район башлыгы Айрат Хәйруллин ирешелгәннәргә тукталды. Чара котлау-тәбрикләүләр һәм үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды. Район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы күргәзмәсе дә оештырылган иде.
2016 елның 23 июнендәге 219-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә «Граждан хәле актлары турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында ГХАТ органнары 2018 елның 1 октябреннән «Граждан хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба – ГХАТ ЕГР) эшкә күчә.
5 октябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр. Төнлә томан. Җил 5-10, урыны белән 13 м/с. Минималь температура төнлә +4..+7º, максималь температура көндез +9..+13º.
Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Әлмәт җирлеге үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарны котлау дәвам итә. Бүген Нурсинә һәм Рафаэль Сабитовларны бәйрәм белән Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина котлады.
Укытучылар көне алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлекчәсе яшьгвардиячеләре 17 нче мәктәптә, медицина колледжында булдылар. Биредә алар укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, аларга открыткалар һәм бүләкләр тапшырдылар.