Шәһәр һәм районның автомобиль юллары, юл вакыйгалары турында зур сөйләшү булды. Киңәшмә район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә узды.Агымдагы елның 9 аенда 105 юл һәлакәте теркәлгән булган. Киңәшмә барышында юлларны кышкы чорга әзерләүгә һәм юл билгеләре урнаштыруга игътибарлы булырга, юлларны чистартып торырга кирәклеге турында кисәтелде.