31 октябрь көнне 10.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитет рәисе Светлана Захарова һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.
Максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү.
Чара Чаллы шәһәре, Чәчәкләр бульвары, 16 нчы йорт адресы буенча урнашкан 1нче Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сараенда узачак.