Россия күләмендә "Этнографик диктант" акциясе 2 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Татарстан халкы шулай ук әлеге мәдәни-агарту акциясенә кушыла. Быел чара халыкара статус алган, аны уздыруга Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) кушылган. Шунлыктан, этнография буенча белемнәрен россиялеләр генә түгел, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да тикшерә ала. Диктант язуда теләге булган һәркемгә катнашырга мөмкинлек бар. Аның өчен теләсә кайсы төбәктә диктант уздырылачак урынга яисә Чит илдәге хезмәттәшлек буенча федераль оешма вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресларны www.miretno.ru, www.fadn.gov.ru сайтларыннан "Большой этнографический диктант" дип табып була.