Әлмәт медицина хезмәткәрләре шахмат буенча ярышларда көч сынашты

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

XV «Сәламәтлек» Спартакиадасы кысаларында шатмат буенча ярышлар узды. Ярышларда 7 сәламәтлек саклау учреждениесеннән 12 команда катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт:

Ир-атлар арасында

1 нче урын – Сергей Калугин  (Әлмәт тире-венерология диспансеры).

2 нче урын -  Валерий Головин (Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе).

3 нче урын – Радик Әбүнәгыймов (Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре МСЧ).

 

Хатын-кызлар арасында:

1 нче урын – Алия Ханова (Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе).

2 нче урын – Регина Рафикова (Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасы).

3 нче урын – Лилия Мөбарәкшина (Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе).

 

Команда зачетында:

1 нче урын – Әлмәт тире-венерология диспансеры.

2 нче урын – Әлмәт тире-венерология диспансеры.

3 нче урын – Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International