21 декабрь көнне “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы Үзәк Чыршыны ачу тантанасы була. Шәһәр халкын һәм килгән кунакларны башкала артистлары һәм җирле коллективларның чыгышларыннан торган театраль тамаша, Кыш бабай белән очрашу, бәйрәм фейерверкы һәм күңелле дискотека көтеп кала. Мәйданчык махсус “йолдызлы күк” дигән асылмалы конструкция белән бизәлгән. Үзәктә затлы итеп киенгән Яңа ел чыршысы тора. Аның тирәли балалар өчен уен зоналары һәм таучыклар, болан йортлары урнашачак. Шулай ук биредә “яшел лабиринт”, махсус фотозоналар һәм “Минем иң яхшы һөнәрем” бәйгесенең арт-объектлары да урын ала.
“Кышкы мәдәни мохит” проекты безне нәрсә белән сөендерәчәк?Бу ялларда әлмәтлеләр ике көн рәттән бәйрәм итәчәк. 21 декабрь көнне 17.30 сәгатьтә әлмәтлеләрне шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасына чакырсалар, 22 декабрь көнне күңел ачу чаралары гадәттәгечә проектның биш мәйданчыгында узачак.
19 декабрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча квоталарның үтәлеше һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервлана торган эш урыннары саны" темасына киңәшмә узды.
18 декабрь көнне Әлмәт районы полиция бълегенщ 58 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Аның сөләвенчә, ханымга 6 -10 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында билгесез кешеләр шалтыратып, компенсация түләүләре тиешлеге турында хәбәр иткән. Аларга ышанып, ханым 322 мең сум күчергән, ләкин түләүләр генә ала алмаган. Хокук хезмәткәрләре әлеге факт буенча эш кузгаткан.
Хоккей спортын популярлаштыру, Әлмәт муниципаль районы һәм республика халкын спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чыгып 28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә “Рус классикасы” хоккей ярышлары үтәчәк.
Татнефть" ГАҖ медсанчастендә районара конференция үтте, анда гастроэнтерология өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр каралды. Конференция алга таба халыкка медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максаты белән оештырылды. Алып баручы ролендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече гастроэнтерологы Рафик Сайфутдинов түбәндәге мәсьәләләрне яктырттылар: клиник очраклар һәм бавырның алкогольле булмаган май авыруын диагностикасында яңалыклар, микроскопик колит һәм дифференциаль диагностика.
22 декабрь көнне татарстанның 45 районында Яшел фитнес фестивале узачак. Унышар меңләгән татарстанлы бер вакытта парк һәм скверларда спорт белән шөгыльләнәчәк.
24 се көнне “Тоннель” операциясе узачак. Операция юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү очракларын ачыклау максатыннан чыгып оештырыла.
Әлмәт районында 21 потенциаль куркыныч объект, 2 критик мөһим объект, 6 тормыш тәэмин итеше объекты исәпләнә. 60 мәктәп, 90 балалар бакчасы, 4 вуз , 6 колледж һәм көллият бар. аларның барысы да куркынычсыз яктан әзер булырга тиеш. Сүз комиссия утырышында нигездә шул турыда барды.
28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә беренче тапкыр Югары хоккей лигасының мөһим чараларының берсе булган “Рус классикасы” уза. Матч ТВ каналы бу чараны туры эфирда күрсәтәчәк.28 декабрь көнне “СССР хоккее легендалары” командасының Әлмәт хоккее ветераннары белән иптәшләр матчы булачак.29 декабрь көнне бозга “Нефтяник” һәм Нефтекамск шәһәренең “Торос” командалары чыгачак. Матч 17.00 сәгатьтә башланачак. Хоккей тартмачыгын Нефтьчеләр мәйданындагы шәһәрнең төп шугалагында урнаштыралар. Аның тирәли җанатарлар өчен махсус трибуналар ясалачак. Әлеге трибуналар 6 мең кешегә исәпләнгән. Билетларны бушка “Юбилейный” спорт сарае кассаларыннан алырга була.Бу чарага Россия хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк һәм Борис Майоров, Борис Михайлов, Юрий Ляпкин кебек легендар хоккейчыларның килүе көтелә.Россия эстрадасының танылган “Дискотека-авария” төркеменең чыгышы бәйрәм кульминациясе булачак.