Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны махсус билгеләнгән квота буенча эшкә урнаштыру турында сөйләштеләр

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

19 декабрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча квоталарның үтәлеше һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервлана торган эш урыннары саны" темасына киңәшмә узды.

Киңәшмәдә 2019 елда инвалидларны эшкә урнаштыру буенча  квота билгеләнгән һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру  өчен резерв эш урыннары белән тәэмин итүче эш бирүчеләр катнашты.

Инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру турында мәгълүмат белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов чыгыш ясады. Ул 2018 елга билгеләнгән квотаны үтәгән эш бирүчеләргә рәхмәт белдерде. Ундүрт эш бирүче халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

2019 елга Әлмәт муниципаль районында 80 инвалидны эшкә урнаштыру өчен 19 предприятиегә квота билгеләнгән һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ 19 гражданны эшкә урнаштыру өчен 8 предприятиедә резерв эш урыннары калдырылган.

Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Гайсина киңәшмәдә катнашучыларга инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру яки  эш белән тәэмин итү  буенча йөкләмәләрен үтәмәгән, шулай ук инвалидны билгеләнгән квота буенча эшкә алудан баш тарткан өчен эш бирүчеләрнең административ җаваплылыгы турында сөйләде.

Эш бирүчеләр, фикер алышу барышында киңәшмәдә каралган мәсьәләне аңладылар. Мөмкинлекләре чикле кешеләр тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә, шул исәптән хезмәттә дә югары нәтиҗәләр күрсәтә алалар. Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да моның белән килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International