Әлмәтлеләрне юллар ябылып тору турында кисәтәләр

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Хоккей спортын популярлаштыру, Әлмәт муниципаль районы һәм республика халкын спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чыгып 28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә “Рус классикасы” хоккей ярышлары үтәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә 28 декабрь көнне 15.00 тән 21.00 сәгатькә кадәр һәм 29 декабрь көнне 16.00 тән 22.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урыннарда транспорт хәрәкәте туктатылып торачак:

-  Төзүчеләр проспекты боҗрасы - Ленин урамы;

- «Нефтьче» Мәдәният сарае ягыннан Ленин урамына таба чыгу юлы;

- Саклык банкы ягыннан Ленин урамына таба чыгу юлы;

- Ленин урамы - Мәрҗани урамы чаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International