2019 елның гыйнварыннан авыл җирендә эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсияләре арта

2019 елның 6 гыйнвары, якшәмбе

2019 елның гыйнварыннан авыл җирендә эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсияләре арта. Моның өчен өч төп шарт үтәлү мөһим: авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж булу, хәзерге вакытта эшләмәү һәм авыл җирендә яшәү мәҗбүри. Бу өч шарт та үтәлгән кешеләрнең пенсияләренә фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты өстәләчәк. Ягъни картлык буенча пенсия алучыларның, I, II төркем инвалидларның пенсияләре 1300 сумга артачак, ә лаеклы ялга чыгарга өлгермәгән III группа инвалидларга 669 сум өстәләчәк. Моннан тыш 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнәчәк. Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш стажы 30 елдан артып киткән 50 меңгә якын пенсионерның акчасы артачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International