24 февральдә “Нефтяник” “Көньяк Урал” белән уйнады.
23 февраль көнне Габдрахман авыл җирлегендә 50 нче кышкы авыл яшьләре спартакиадасы булып узды.
Татарстанда 22 февраль көненә 355,9 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу планнан 13,3 % тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау Идарәсенең киңәйтелгән Медицина советы узды. Совет эшендә ТР Сәламәтлек саклау министрының урынбасары Ильдар Фатихов, Район башлыгы Айрат Хәйруллин, Сәламәтлек саклау Идарәсенең җитәкчесе Вера Головина, җитәкчеләр, шәһәр һәм район дәвалау оешмалары вәкилләре катнаштылар.
Һәр елны чара яшүсмерләр арасында патриотик тәрбияләү пропагандасы максатында үтә. Конкурста ветераннар, студентлар, ата-аналар һәм укытучылар җыелды.
Февраль аенда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар өчен «Каравылчы», «С» һәм «Д» категорияләре буенча машина йөртү курслары оештыра. Укулар шәһәрнең уку йортларында узачак. Уку чорында стипендия түләнә һәм матди ярдәм күрсәтелә.
Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты "Карамов и партнеры" юридик компаниясе белән бергә бизнесны алып баруда юридик грамоталыкны арртыру буенча семинарга чакыралар.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
21 февральдә шәһәр паркында спорт ориентлашуы буенча ачык Беренчелек һәм Чемпионат полуфиналы үтте.
18 февральдән алып 4 мартка кадәр “Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге” хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнары мәктәпләрендә азык-төлек продукциясен бирүче автоматлар ярдәмендә өстәмә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” оештырыла.