Әлмәттә 2018 елда сәламәтлек саклау оешмалары эшенең нәтиҗәләрен ясадылар

2019 елның 22 феврале, җомга

Бүген Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау Идарәсенең киңәйтелгән Медицина советы узды. 

Совет эшендә ТР Сәламәтлек саклау министрының урынбасары Ильдар Фатихов, Район башлыгы Айрат Хәйруллин, Сәламәтлек саклау Идарәсенең җитәкчесе Вера Головина, җитәкчеләр, шәһәр һәм район дәвалау оешмалары вәкилләре катнаштылар.

Сәламәтлек саклау оешмаларының эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Вера Головина сөйләде.

Төп нәтиҗә – яшәү озынлыгының үсеше. Бу эшләүче яшьтәге кешеләрнең үлем кимүе белән бәйле. Системалы эш ярдәмендә соңгы 5 елда эшләүче яшьтәге кешеләрнең үлеме 28%ка кимеде.

2018 елда табигый үсеше +232 кеше тәшкил итте. 10 ел эчендә хатын-кызларның яшәү озынлыгы 4,4 елга, ир-атларның  - 4 елга артты.

Диспансеризация ярдәмендә авыруларны табу очраклар саны артты. Бүген 64% 1-2 стадияләрдә табыла. Әлмәт паллиатив хезмәтне үстерә башлады.

Һәр елны югары технологияле медицина ярдәме төрләреисемлеге киңәйтелә. Икенче ел районда гибридлы операцияләр уза.

Ике ел эчендә республика программасы кысаларында бөтен поликлиникалар модернизацияләнде.

Районда “Цифрлы ФАП” проекты гамәлгә ашырыла.

Онкологик медицина ярдәме турында Әлмәт РКОД  баш табибы Сергей  Карамаликов сөйләде.

ТР Сәламәтлек саклау министрның урынбасары Ильдар  Фатихов Татарстанда сәламәтлек саклау үсеше турында белдерде.

- Сез лидерлар булырга тиеш. Республика, “Татнефть” компаниясе ярдәме белән поликлиника оешмаларының модернизацияләү буенча зур эш узды.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин билгеләгәнчә, уңай үзгәрешләргә карамастан, бездә медицина өлкәсендә кайбер авырлыклар бар. Күп кеше түләүле медицинага мөрәҗәгать итә. Безгә күп эшләргә, кешеләргә мөнәсәбәтләрне үзгәртергә, үзебезгә үзгәрергә кирәк.

Ильдар Фатихов һәм Айрат Хәйруллин ТР ӘМР Советы һәм Башкарма комитетының грамоталары белән сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International