ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

22-24 февраль көннәрендә Болгар шәһәрендә самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Электрон гариза бирү өчен кирәк: 1) компьютер; 2) Интернет; 3) esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча (ЕСИА)да регистрация; 4) Порталда - «Шәхси кабинетта» регистрация.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

«Энҗе бортеге» балалар бакчасында укытучылар өчен региональ семинар үтте. Анда Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш шәһәрләренең балалар бакчалары җитәкчеләре һәм укытучылары катнаштылар. 

27 февральдә 16.00дә 325 кабинетта (Ленина, 39) профессиональ керемгә салым буенча укырга чакыралар.

 

Тимирясов исемендәге Казан инновацион университет филиалы эшчәнлеге турында директор  Любовь Гусарова сөйләде. 

Бүген район активы белән очрашуда Әлмәт районында 2018 ел сатып алулар нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнар куйдылар. Икътисад буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Андрей Подовалов чыгыш ясады.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды. Киңәшмә эшендә район авыллары башлыклары, шәһәр һәм район эшханәләре, оешмалар җитәкчеләре, ММЧ вәкилләре катнаштылар.

 

24 февральдә Әлмәттә «ZF3» йомшак кубиклар буенча беренче мәктәп Чемпионаты тәмамланды. Ярышлар форматы Әлмәт өчен генә түгел, бөтен Россия өчен беренче булды. Өч ел эчендә 16 мәктәп командасы кубик ярышларда катнашты.

 

Әлмәт полиция хезмәткәрләре шәһәрнең азык-төлек кибетләренең берсендә 33 яшьлек каракны тоткарлаган. Курку белмәс кибет хезмәткәре һәм кибеткә килүчеләр каракны үзләре тоткарлый һәм полиция кулына тапшыра. Җинаять видеокүзәтү камераларына эләккән була.

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз: электрик челтәрләрне яхшы хәлдә тотарга, өйдә тәмәке тартмаска, дөрес булмаган җылыту приборлары белән кулланмаска, өйдә балаларны калдырмаска.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International