Февраль аенда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар өчен «Каравылчы», «С» һәм «Д» категорияләре буенча машина йөртү курслары оештыра. Укулар шәһәрнең уку йортларында узачак. Уку чорында стипендия түләнә һәм матди ярдәм күрсәтелә.
26 нчы февральдә эшсез гражданнарны социаль адаптацияләү буенча төркемнәргә дәресләр бирү, шулай ук эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча шәхси консультацияләр үткәрү планлаштырыла.
Теләүчеләр мәшгульлек үзәгенә 107 нче бүлмәгә мөрәҗәгать итә алалар, яки 8 (8553) 32-34-93 телефонына шалтыратырга була.