Әлмәтлеләр каракны тоткарларга ярдәм итте

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Әлмәт полиция хезмәткәрләре шәһәрнең азык-төлек кибетләренең берсендә 33 яшьлек каракны тоткарлаган. 

Курку белмәс кибет хезмәткәре һәм кибеткә килүчеләр каракны үзләре тоткарлый һәм полиция кулына тапшыра. Җинаять видеокүзәтү камераларына эләккән була.

Видеокүзәтү камераларыннан күренгәнчә, билгесез бер ир-ат кибеттә чиратта басып торган була. Кибеттә хатын-кызлар гына калгач, ул бер сатып алучының башына шешә белән суга һәм сатучыга да сугып, аннан  биш мең сум акча таләп итә башлый. Аптырап калмаган кибет хезмәткәре  каракка җавап кайтара һәм касса аппаратын идәнгә атып бәрә. Тик шулай да ир-ат аның кулыннан мең сумлык бер купюраны тартып ала һәм кибеттән тыныч кына чыгып китә. Ләкин хатын-кыз  каракның артыннан куа чыга. Бу вакытка ярдәмгә бер егетне чакырган булалар.  Гаепле  җинаять урыныннан качарга маташа, әмма аны дусты белән бер ир-ат полиция хезмәткәрләре килгәнче тоткарлап тора.

Ачыкланганча, җинаятьче моңа кадәр наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаять кылган өчен хөкем ителгән һәм психоактив һәм тыелган матдәләр кулланган өчен исәптә тора торган була. Әлеге ир-атка карата җинаять эше кузгатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International