Әлмәт спортчылары республика беренчелегеннән җиңү белән кайтты

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

22-24 февраль көннәрендә Болгар шәһәрендә самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Әлеге ярышларда  20 команда составында 218 гә якын  кеше катнашты. Әлмәт спортчылары да бу ярышларда югары нәтиҗәләргә иреште.

Ярыш нәтиҗәләре буенча  46 кг кадәр авырлык категориясендә 3 нче урынны Эмиль Гыйззәтуллин,  ә 1 нче урынга  65 кг авырлык категориясендә Диана Рискова һәм 70 кг авырлык категориясендә Ольга Еланская ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International