ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Россия янгын сүндерү сагының 370 еллыгына һәм Татарстан Республикасының янгын сүндерү сагының иң зур бүлегенең - федераль янгынга каршы көрәшү хезмәтенең икенче отрядының 65 еллыгына багышланган тантаналы чара узды бүген Әлмәттә. 

«Авылга игелек» проекты кысаларында Әлмәт волонтерлары - медицина хезмәткәрләре фельдшер-акушерлык пунктлары территорияләрен җыештыруда ярдәм итәләр. Бу проект ФАПларның хәлен яхшырту, халыкка сезонлы авырулар турында мәгълүмат бирү һәм аларга медицина хезмзтләрен күрсәтү максаты белән оештырылган.

Әлмәт районы бакчачылары җыелышында 27 апрель Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Равил Хусаинов чыгыш ясады, махсус янгынга каршы режим вакытындагы таләпләр,  яз-җәй янгын куркынычы янаган чорга территорияләрне әзерләүгә юнәлтелгән чаралар турында сөйләде.

27 апрельдә  «Урманны утырту көне» акциясе кысаларында шәһәр мәйданы районында  «СМП-Нефтегаз» АҖнең 60тан артык хезмәткәре 1000 үсентене утырттылар.

1 май көнне, шәһәрне яшелләндерү программасы, шулай ук «Эковесна 2019» бәйге кысаларында, район башлыгы, шулай ук «Татнефть» ГАҖнең җитәкче составы катнашуы белән Зарипов проспекты буйлап урнашкан аеру сызыгында зур яфраклы агачлар тантаналы рәвештә утыртылачак.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге асытнда үткән сессия эшендә район Советы, шәһәр Советы депутатлары, шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары, хокук саклау, тикшерү-күзәтү органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаштылар.

Санитар-экологик икеайлык дәвам итә, алда күп эшләр. Өмәләр, шәһәрне яшелләндерү, урам массивын җыештыру һәм башка күп кенә экологик чаралар. Безнең алда зур бурыч тора - районның территориясен тәртипкә китерү.

Әлмәттә "Гадел икътисад, хезмәт кешесе мәнфәгатьләре өчен" дигән теләктәшлек митингы узачак.

Норматив буенча биш көн дәвамында һаваның уртача температурасы +8°C җылыдан өстә булганда җылылык бирү туттатыла. Әлмәттә 30 апрельдә җылыту сезоны төгәлләнде.  


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә Әлмәт районының медицина учреждениеларында квалификацияле табиблар җитми. Әлмәт районы җитәкчелеге һәм Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан шушы мәсьәләне хәл итү буенча максатчан эш алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International