ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

Капиталь ремонт буенча эшләр башкарылу сәбәпле 25 июльдән эшләр төгәлләнгәнчегә кадәр Казан-Оренбург-Бута-Аппак юлында транспорт хәрәкәте чикләнә.

Бүген Әлмәтле Дарья Васильевна Миронова 100-еллык юбилеен билгеләп үтә. Аны туган көне белән котлар өчен район башкарма комитеты җитәкчесе вазыфаларын башкаручы Тимур Нагуманов, районның Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе начальнигы Кәдрия Гыймәтдинова, депутатлар, «Альметьевнефть» НГДУ, идарә компаниясе вәкилләре килделәр. Алар Дарья Васильевнага истәлекле бүләкләр һәм чәчәчәкләр бүләк иттеләр.

27 июльдән алып 4 августка кадәр әлмәтлеләрне «Җиләк-җимешләр» арт-крмандасының «Шәһәрнең орнаментлары» урам сәнгате лабораториясендә катнашырга чакыралар.


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

31 июль көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итәчәк.

23 июль көнне планлы рәвештә 7.30 дән 20.00 гә чаклы – Гафиатуллина урамы һәм Төзүчеләр проспекты киселешендә светофор сүндерелә.

8 июль көнне кунакчыл Абхазиянең Сухум шәһәре «Талантлар планетасы» проекты кысаларында «Без бергә булган чакта» Халыкара бәйге-фестивале катнашучыларын кабул итте. Бәйгедә Новоуральск, Кемерово, Красноярск, Уфа, Самара, Сызрань һәм Рязань шәһәрләреннән килгән коллективлар катнашты.

Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты «Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!» дигән мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итә.


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Әлмәт файдаланылган батарейкаларны җыю республика акциясендә катнаша. Бүген  «Магнит» гипермаркетына керү урыны янында «Duracell» компаниясенең контейнеры урнаштырылды, анда һәр кеше эшләми торган батарейкаларны сала ала.

Кабул итүгә (843) 236-41-80 телефоны аша язылу сорала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International