«Мәдәни мохит» әлмәтлеләрне кунакка чакыра

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты «Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!» дигән мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итә.

26 июль көнне "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты кысаларындагы чаралар “Саулык” һәм “Шәмсенур” паркларында, шарлавыклы буаларда һәм 1 поселокта (Тельмана урамы, 51 йортының ишегалды) үтәчәк. Чаралар 17.00 сәгатьтә башлана.

27 июль көнне  бәйрәм  чаралары  18.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында, “Яшьлек” һәм Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге скверында, “Шәмсенур” паркында, “Әдәби ишегалды” скверында, “Саулык” паркында һәм шәһәр пляжында үтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International