Әлмәт файдаланылган батарейкаларны җыю республика акциясендә катнаша. Бүген «Магнит» гипермаркетына керү урыны янында «Duracell» компаниясенең контейнеры урнаштырылды, анда һәр кеше эшләми торган батарейкаларны сала ала.