Әлмәтлене гасырлык юбилей белән котладылар

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген Әлмәтле Дарья Васильевна Миронова 100-еллык юбилеен билгеләп үтә. Аны туган көне белән котлар өчен район башкарма комитеты җитәкчесе вазыфаларын башкаручы Тимур Нагуманов, районның Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе начальнигы Кәдрия Гыймәтдинова, депутатлар, «Альметьевнефть» НГДУ, идарә компаниясе вәкилләре килделәр. Алар Дарья Васильевнага истәлекле бүләкләр һәм чәчәчәкләр бүләк иттеләр. Шулай ук «Әлмәтнефть» идарәсе хезмәткәрләре, районның ветераннар советы җитәкчелеге һәм социаль яклау идарәсеннән дә аңа җылы сүзләр юлланды, бүләкләр тапшырылды. Олы яшендә булуына карамастан, Дарья әби бик мөлаем, ачык йөзле, энергияле. Һәрбер дәшкән кешене кочаклап, күзенә карап, «сез үзегез миңа бүләк, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт» дип, җавап кайтарып торды. Дарья әбинең кызы барлык кунакларга Мироновлар гаиләсенең үз логотибы төшкән кечкенә генә сувенирлар өләшеп чыкты, шулай ук нәсел шәҗәрәләрен дә күрсәтте.

- Бар нәрсәне дә йөрәккә якын кабул итәргә ярамый. Күбесен сизмичә, игътибар бирмичә үткәрергә кирәк. Шул вакытта минем кебек озак һәм бәхетле гомер кичерерсез, - дип үзенең яшәү сере белән бүлеште юбиляр.

1962 елда ире Назар Романович белән алар Әлмәткә килеп, матур гаилә тормышы корып җибәрәләр. Балаларына белем бирәләр, аякка бастыралар. Шул вакыттан бирле бик күп сулар аккан, шатлыгын да, кайгысын да күргән алар. Нинди генә авыр чаклар баштан узса да, гаилә учаклары сүнми, ә елдан-ел ныгый бара. Бүген Дарья әби үзе генә яши, ире күптән вафат булган инде. Ләкин ул ялгыз түгел һәм шуңа күрә үзен бик бәхетле саный. Аның яраткан 7 баласы, 13 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Күбесе Әлмәттә түгел, Казан, Төмән, Санкт-Петербург, Мәскәү кебек шәһәрләргә таралган. Әмма төрлесе төрле якларда булса да, әбиләренең хәлен белеп, аңа терәк булып торалар.

- Мин инде күптәннән Мәскәүдә яшим, ләкин әби янына кайту – изге эш. Ярты ел саен туган якларга кайтып киләм. Һәрвакыт кәрәзле телефон аша элемтәдә торабыз. Туганнар белән җыелып, әбинең туган көнен бәйрәм итәргә тырышабыз, - дип сөйли оныгы Эльвира.

Туган-тумачалар бергә җыелу - Мироновлар гаиләсенең иң күркәм гадәте. Быел Дарья әбинең бәйрәме аеруча көтеп алынган, шуңа күрә нәселнең иң өлкән кешесен котларга дип илнең төрле төбәкләреннән самолетларда, машиналарда, хәтта мотоциклларда туганнары кайткан.

Дарья әби кебек түземле, тырыш һәм якты йөзле әлмәтлеләр горурлык хисе тудыра. Алга таба да йөзеннән елмаюы китмәсен, 105, 110 яшьлек юбилейларын туганнары янәшәсендә үткәрергә язсын дигән теләкләрдә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International