ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2019 ел
җомга

Бүген башкарма комитетның зур залында район Советының XXXIXнчы сессиясе узды. Сессия эшендә ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Хәлимов, Николай Кольгин, ТР Президентының территорияләр белән эш итү идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Латыпов катнаштылар.

Районның игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр. Кырларга «Союз-Агро», Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Кичүчат», «Яңа Михайловка» хуҗалыкларының комбайннары чыктылар.

27 июльдән алып 4 августка кадәр әлмәтлеләрне «Җиләк-җимешләр» арт-крмандасының «Шәһәрнең орнаментлары» урам сәнгате лабораториясендә катнашырга чакыралар.

Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты «Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!» дигән мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итә.

31 июль көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итәчәк.

Халыкка бушлай юридик ярдәм һәр җомга көнне профессиональ адвокат тарафыннан күрсәтеләчәк. 

"Һәр хәлсезлекне, һәр авыруны, шул исәптән бронхиаль астмасын, иртәрәк дәвалау яхшырак", - дип хәбәр итте 3нче Әлмәт шәһәр хастаханәсенең врачы аллерголог-иммунолог Әлфиз Максеев.

Цифрлы эфир телевизион тапшыруына күчкәндә, гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренә адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан 2019 елның 13 июлендә "2019 елда цифрлы телевизион тапшыру сигналын кабул итү өчен цифрлы телевизион приставканы һәм (яисә) телевизион антеннаны сатып алуга чыгымнарны кире кайтару турында" 574нче номерлы карар кабул итте. 


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш врачының поликлиника эше буенча урынбасары Нәсимә Габдрахманова ике телевизион каналда: «Луч–Әлмәт» һәм «Татарстан-24» каналларында чыгыш ясады. «Атна нәтиҗәләре» һәм «Шәһәр мөхите» программаларында ул «Соцҗыелма яисә акча» темасына актуаль сорауларга җавап бирде.

Бүген  Биектау  районында  Эре  мөгезле  терлекләр  үрчетү  буенча  технологларның  41 нче  Республика конкурсы, шулай ук зоотехник-селекционерлар конкурсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International