Әлмәт терлекчеләре республика конкурсларында җиңделәр

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген  Биектау  районында  Эре  мөгезле  терлекләр  үрчетү  буенча  технологларның  41 нче  Республика конкурсы, шулай ук зоотехник-селекционерлар конкурсы узды.

Чараны  ачып,  Марат  Әхмәтов терлекчелек  тармагы һәм белгечләрнең  һөнәри  осталыгын  үстерү    өчен  мондый  конкурсларның   әһәмиятен  билгеләп  узды.    «Сөт  терлекчелеге  шулкадәр  күпкырлы,  һәр агрофирмада  аның  нәтиҗәсе иллеләп,  хәтта  йөзләп  кешегә,  аларның  эшкә  ни  дәрәҗәдә  җаваплы  каравына    бәйле.  Алар  арасында  терлек  үрчетү  буенча  техникларның  эше  иң  катлаулы  дип  әйтергә  була», - диде  министр.  

Конкурслар  берничә  этапта  узды.    Комиссия катнашучыларның     лаборатор  күнекмәләрен  дә  тикшерде,  практик  күнекмәләрен  дә  бәяләде һәм аларның  җитештерү  күрсәткечләренә  дә  игътибар  бирде,  катнашучылар үзләренең  теоретик  белемнәрен  дә  күрсәттеләр.   

Эре  мөгезле  терлекләрне  Европа  технологиясе  буенча  үрчетү  буенча  41  нче  конкурста  3 урынны -  Равил Вәлиуллин – Әлмәт районыннан   «Токарликов исемендәге» АҖ.

Шулай  ук  зоотехник-селекционерлар арасында үткән ярышларда Әлмәт районындагы бердәнбер  «Токарликов исемендәге» АҖдә хезмәт итүче нәсел эше белгече Айнур Мурзин катнашты.

Конкурста җиңүчеләр   дипломнар,   медальләр һәм  кыйммәтле  призлар  белән  бүләкләнделәр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International