ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин 2019 елның 21 октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең шәхси составына яңа начальник – полиция полковнигы Айрат Баһавовны тәкъдим итте.

Бүген Әлмәт укучыларына һәм студентларына ничек эшмәкәр булу турында сөйләделәр.

18-20 октябрь көннәрендә Казанның «Заречье» лагерендә ирекле хокук саклау отрядларының XVII үзешчән сәнгать фестивале булып узды. 

30 октябрьдә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Әлмәт шәһәре буенча тикшерү бүлегендә 8 март, 21 А адресы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе тарафыннан балигъ булмаганнарга карата хокукка каршы гамәлләр, гражданнарның хезмәт өчен түләүгә һәм медицина ярдәменә конституцион хокукларын бозу, шулай ук тикшерү идарәсе органнары компетенциясенә караган башка мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхси кабул итү үткәрелә.


19
октябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген  Әлмәт  җирлегендә  үзгә  бер  мохит  өстенлек итә.  Бөтендөнья  “Татарча  диктант” акциясе   әлмәтлеләр  өчен чын мәгънәсендә   зур бәйрәмгә,  телебезне  күтәрү, милләтебезне   хөрмәтләүгә  нигезләнгән чарага  әверелде.   Башкарма комитет бинасында   җирле власть  хезмәткәрләре  тарафыннан башлап  җибәрелгән акциягә  25  мәйданчык  кушылды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылды.

Бүген, шәһәрне яшелләндерү программасы кысаларында, 17-нче һәм 15-нче номерлы мәктәпләр янында зур агачлар утыртылды. Традицион экологик акциядә район башкарма комитеты җитәкчелеге, «Татнефть» ГАҖ, предприятиеләр, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, укучылар катнашты. Чара тантаналы бәйрәм атмосферасында узды.

Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 836,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 75,7% ын тәшкил итә.

Сезон Бразилия драматургы Гильерме Фигейредо пьесасы буенча куелган «Эзоп» спектакленең премьерасы белән ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International